Җылы сүзләр белән бер-беребезне җылытыйк (6+)

14 нче санлы китапханәдә Халыкара инвалидлар көненә багышланган аралашу сәгате үтте. 
Китапханәче балаларга теге яки бу сәбәпләр аркасында инвалид булган, әмма тормыш авырлыкларын җиңә алган һәм һөнәр, спорт, рәсем сәнгате, әдәбиятта үз-үзен тапкан кешеләр турында сөйләде. Алар арасында — шагыйрьләр Михаил Суворов, Эдуард Асадов, кулсыз, пумаланы тешләре белән кысып рәсем ясаучы рәссам Григорий Журавлёв, балачактан күрмәүче җырчы Диана Гурская. Балалар бердәнбер алты тапкыр параолимпия чемпионы булган Роман Александрович Петушковның язмышы турында белде. Бу кешеләр барысы да үзләренең хезмәте һәм үҗәтлеге, тормышны сөюе, оптимистлыгы белән кешенең, мөмкинлекләре чикле булуга карамастан, күп нәрсәләргә ирешә алуын исбатлый алды. 

Яшь китап сөючеләр зур кызыксыну белән яхшылык һәм мәхәббәт турында гыйбрәтле хикәя тыңлады, китап күргәзмәсендә тәкъдим ителгән китаплар белән танышты. Яхшылыек һәм мәрхәмәтлелек турында видеоязмалар күрсәтелде, «Яхшы сүзләр әйт» викторинасы үткәрелде. Балалар мәрхәмәтлелекнең авырлыкларны җиңәргә булышуы, авыр минутларда кешегә сузылган ярдәм кулының ни дәрәҗәдә мөһимлеге турында фикер алышты. 

Поделиться: